factograf
TT

Өченче рейх

Өченче рейх

Key facts

халык саны79 730 000
мәйдан583 419km²
нинди төшенчәнең аерым очрагытарихи дәүләт
дәүләтАлман рейхы
башкалаБерлин
нигезләнү датасы15 март, 1933 ел
ил башлыгыPaul von Hindenburg
дөнья кисәгеЕвропа
рәсми телалман теле
гимнАлманнар җыры

Өченче рейх (алман. Drittes Reich – «Өченче империя», «Өченче падишаһлык»; шулай ук Нацист Германиясе) – Герман дәүләтенең 1933 елның 24 мартыннан 1945 елның 23 маена кадәр рәсми булмаган атамасы.

Әдәбиятта һәм историографиядә Өченче рейхны нацист Алманиясе, фашист Алманиясе дип тә атыйлар. Соңгы истилах күбрәк совет әдәбиятында кулланыла, ләкин ул төгәл түгел, чөнки Италиядә Бенито Муссолини урнаштырган фашист режимы белән Гитлер режимы арасында сәяси төзелеш өлкәсендә дә, идеология буенча да җитди аермалар бар.

Бу чордагы Алмания бер фиркале системалы һәм өстенлекле идеологиясе (милли социализм) булган тоталитар дәүләт була, җәмгыятьнең барлык өлкәләре контрольдә тотыла, кискен расизм идеологиясе була. Нацист идеологиясе буенча сайланган милләт - арийләр, аларга буйсынган милләтләр, аларның коллары һәм юк итәсе иң түбән кирәксез милләтләр (яһүдләр, чегәннәр, славяннар) бар. Шушы мәрхәмәтсез идеологияне тормышка ашыру өчен нацист Алманиясе буйсындыру сугышларын башлаган. Нацист идеологиясе коммунистик идеологиягә (коммунистларның интернационализм сәясәте сәбәпле) кискен каршы булган һәм дошманнар буларак санаган.

Өченче рейх тышкы сәясәте 1938 елдан башлап территориаль һәм сәяси экспансиягә омтылу белән тасвирлана: 1938 елның мартында Австриянең аншлюсы оештырыла (ул Алмания биләмәләренә кушыла), 1938 ел сентябре – 1939 ел мартында Алманиягә Чехия һәм Клайпеда төбәге кертелә, 1939 елның хәрби кампаниясе нәтиҗәсендә Данциг ирекле каласы һәм Польша җирләренең бер өлеше кушыла.

1941 елда Люксембург басып алына (төрле биләмәләрне кушу соңрак та дәвам ителә).

Икенче бөтендөнья сугышының беренче еллары Алмания өчен бик тә уңышлы бара, 1942 елда аның идарәсе астында кыйтга Аурупасының зур өлеше (Испания, Португалия, Швейцария һәм Швециядән кала) була, территорияләрнең бер өлеше басып алына, бер өлеше де-факто бәйсез булмаган дәүләт берәмлекләре булып яши (мәсәлән, Хорватия). Бары Болгария белән Финляндия генә, Алманиянең берләшмәдәшләре булган хәлдә, өлешчә мөстәкыйль сәясәт үткәрәләр. Ләкин 1943 елда хәрби хәрәкәтләрдә Гитлерга каршы берлек файдасына борылыш килеп чыга, ә 1945 елның гыйнварында бәрелешләр Алманиянең сугышка кадәр булган җирләрендә дәвам итә. Өченче рейх үзенең яшәешен 1945 елның 23 маенда, рейхспрезидент Карл Дёниц җитәкләгән Фленсбург хөкүмәте таратылгач туктата.

Read next

In 166 languages

ttAfrikaansAlemannischአማርኛaragonésÆngliscOboloالعربيةالدارجةمصرىঅসমীয়াasturianuаварAymar aruazərbaycancaتۆرکجهбашҡортсаBasa BaliBoarischžemaitėškaBatak Tobaбеларуская (тарашкевіца)беларускаябългарскиবাংলাbrezhonegbosanskiбуряадcatalà閩東語 / Mìng-dĕ̤ng-ngṳ̄нохчийнکوردیčeštinakaszëbscziчӑвашлаCymraegdanskDeutschΕλληνικάEnglishEsperantoespañoleestieuskaraفارسیsuomivõroføroysktfrançaisNordfriiskFryskGaeilgeGàidhliggalegoگیلکیAvañe'ẽ𐌲𐌿𐍄𐌹𐍃𐌺Gaelg客家語 / Hak-kâ-ngîעבריתहिन्दीFiji HindihrvatskimagyarհայերենinterlinguaBahasa IndonesiaIlokanoIdoíslenskamedžuslovjanskyitaliano日本語JawaქართულიJjuKabɩyɛқазақшаភាសាខ្មែរ한국어къарачай-малкъарkurdîкомиkernowekкыргызчаLatinaLëtzebuergeschлезгиLingua Franca NovaLimburgsLadinlombardລາວlietuviųlatviešuMadhurâмакедонскиമലയാളംмонголꯃꯤꯇꯩ ꯂꯣꯟमराठीBahasa MelayuMirandésမြန်မာဘာသာمازِرونیNedersaksiesPlattdüütschनेपालीनेपाल भाषाNederlandsnorsk nynorsknorskNovialߒߞߏoccitanlivvinkarjalaиронਪੰਜਾਬੀPapiamentuPälzischpolskiPiemontèisپنجابیپښتوportuguêsromani čhibromânăрусскийрусиньскыйсаха тылаsarduScotsسنڌيsrpskohrvatski / српскохрватскиSimple Englishslovenčinaslovenščinashqipсрпски / srpskiSeelterskSundasvenskaKiswahiliślůnskiதமிழ்తెలుగుไทยTagalogtoki ponaTürkçeукраїнськаاردوoʻzbekcha / ўзбекчаvènetoTiếng ViệtwalonWinaray吴语მარგალურიייִדישYorùbáZeêuws文言閩南語 / Bân-lâm-gí粵語中文

Text from Wikipedia, CC BY-SA 4.0 · Source article