factograf
TT

Мальдивлар

Мальдивлар

Key facts

халык саны436 330
мәйдан298km²
нинди төшенчәнең аерым очрагысуверен дәүләт, утрау-дәүләт, ил
дәүләтМальдивлар
башкалаМале
нигезләнү датасы26 июль, 1965 ел
ил башлыгыМөхәммәт Мөиззу
башкарма хакимият башлыгыМөхәммәт Мөиззу
дөнья кисәгеАзия
сәгать поясыUTC+05:00
All data from the card 40
Нигезләнү датасы
26 июль 1965 һәм 11 ноябрь 1968
Рәсми исем
ދިވެހިރާއްޖޭގެ ޖުމުހޫރިއްޔާ, ދިވެހިރާއްޖެ һәм la République des Maldives
Гомер озынлыгы
77,339 ел
Рәсми тел
мальдив теле
Гимн
Мальдивлар гимны[d]
Мәдәният
Мальдивлар мәдәнияте[d]
Шигарь тексты
The sunny side of life һәм Ochr Heulog Bywyd
Дөнья кисәге
Азия
Дәүләт
Мальдивлар
Башкала
Мале
Сәгать поясы
UTC+05:00 һәм Indian/Maldives[d]
Табигый-георафик объект эчендә урнашкан
Көньяк Азия
Геомәгълүматлар
Data:Maldives.map
Иң югары ноктасы
Виллингили[d] һәм Адду (Сину)[d]
Иң түбән ноктасы
Һинд океаны
Дәүләт башлыгы вазыйфасы
Мальдивлар президенты[d]
Ил башлыгы
Мөхәммәт Мөиззу
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы
Мальдивлар президенты[d]
Башкарма хакимият башлыгы
Мөхәммәт Мөиззу
Канунбирү органы
Мальдивлар парламенты[d]
Үзәк банкы
Мальдивлар акча әйләнеше идарәсе[d]
Дипломатик мөнәсәбәтләр
Согуд Гарәбстаны, Косово Җөмһүрияте, Малайзия, Пакьстан, Шри-Ланка, Кытай Җөмһүрияте, Америка Кушма Штатлары, Һиндстан, Кытай, Бангладеш, Германия, Россия һәм Корея Халык Демократик Республикасы
Балигълык яше
18 яшь
Никахка керү яше
18 яшь
Халык саны
436 330 (2017)
Ир-ат халкы
195 053
Хатын-кыз халкы
187 698
Акча берәмлеге
Мальдив руфиясе[d]
Номиналь тулаем эчке продукт
5 405 557 162 $ һәм 6 189 865 408 $
Кеше потенциалы үсеше индексы
0,747
Inequality-adjusted Human Development Index
0,594
Эшсезлек дәрәҗәсе
12 ± 1 процент
Медиан керем
282 000 Rf
Нәрсә белән чиктәш
Бөекбритания
Мәктәптә укымаган балалар саны
8537
Автомобил хәрәкәте ягы
сул[d]
Челтәр көчәнеше
230 вольт
Электр аергычы төре
NEMA 1-15[d], Europlug[d], D төре[d], BS 1363[d], SN 441011[d], K төре[d] һәм L төре[d]
Алыштырган
Мальдив солтанаты[d] һәм Сувадиве берләшкән республикасы[d]
Кулланылган тел
мальдив теле һәм инглиз теле

Мальди́влар (рәсми Мальдив Җөмһүрияте; мальд. ދިވެހިރާއްޖޭގެ ޖުމުހޫރިއްޔާ) — Һинд океанындагы атаулар группасында, Һиндстаннан көньякта урнашкан дәүләт. Мальдив атамасы һинд телендәге "mahal" – сарай (дворец) һәм "diva" – утрау сүзләреннән ясалган.

География

Атаулар
Атаулар

Мальдив Җөмһүрияте Һинд океанының экваториаль суларында, Шри-Ланкадан 700 км көньяк-көнбатышта урнашкан. Мальдиваларның территориясе 1192 мәрҗән утрауларыннан торучы 26 атоллдан гыйбарәт. Шуларның ике йөзендә генә кешеләр яши.

Утраулар океаннан бик аз биеклектә торалар: архипелагның иң биек ноктасы – Адду көньяк атоллында – 2,4 м.

Илнең башкаласы Мале архипелагтагы бердәнбер шәһәр һәм порт.

Тарих

Архипелагка ике мең еллар элек хәзерге Һиндстан һәм Шри-Ланкадан чыгучылар килеп утыра. V-VII гасырларда гарәбләр һәм фарсылар килә.

XII гасырга хәтле мальдивлылар буддизмны тотканнар, ләкин 1153нче елда монда гарәб дингә өндәүчесе килә (Мәхөммәд әл-Абдала), һәм тиздән бөтен халыкны Ислам динен кабул иттәргә күндерә. Үзе тиздән бу архипелагның солтаны була.

1558нче елда Маленыны португалиялеләр басып алалар һәм анда форт төзиләр, ләкин мальдивлылар 1573нче елда аларны куалар. Алардан соң бу җирләрдә голландиялеләр төрнәкләнергә уйлыйлар, шулай ук уңышсыз.

1887нче елда Британия протекторатын урнаштыра.

1964нче елның апреленда мальдивлылар баш күтәрәләр һәм Британия администраторлыгың бинасын камап алалар.

Мальдивалар 1965нче елның 26нчы июлендә бәйсезлек алалар.

1968нче елның 11нче ноябрендәге референдум нәтиҗәсендә Мальдива җөмһүрият статусын ала.

1978нче елңан бирле илнең президенты Момун Абдул Каюм була (бертоташтан 6 бишеллык вакыт). Башкаладагы тәртипсезлекләрдән соң, 2004нче елда, Каюм демократик үзгәртеп-корулар үткәрергә һәм сәяси ирекне арттырырга вәгъдә бирә. 2005нче елда сәяси фиркаләр төзергә ярый башлый. 2008нче елда беренче президент сайлаулары була, һәм анда Мөхәммәд Нәшид җиңә.

Дәүләт төзелеше

Илнең башкаласы – Мале.
Илнең башкаласы – Мале.

Президент җөмһүрияте, президент – бөтенхалык сайлаулары белән билгеләнүче хакимият һәм дәүләт башлыгы.

Закон чыгаручы хакимиятнең иң биек органы – берпалаталы мәҗлес (Халык мәҗлесе). Мәҗлес 5 елга сайлана һәм 50 депутаттан тора, шуларның кырык икесе халык тарафыннан сайлана, ә сигезен президент билгели.

Административ-территориаль бүленеше

Административ максатларда Мальдив Җөмһүриятенең 26 табигый атауы 19 административ атауга бүленә. Аларга исемнәр дхивехи әлифбасы буенча кушыла(Маледан башка):

  • Алифу
  • Баа
  • Вааву
  • Гаафу Алифу
  • Гаафу Дхаалу
  • Гнавияни
  • Дхаалу
  • Каафу
  • Лааму
  • Лхавияни
  • Миму
  • Ну-ну
  • Раа
  • Сину
  • Тхаа
  • Фаа-фу
  • Хаа Али-фу
  • Хаа Дхаалу
  • Шавияни

һәм 1 дистрикт

  • Мале.

Халык

Халык саны – 386 мең (2009 елның июленә). Ел саен 2,7 % табигый артым күзәтелә. Халыкның күп өлешенә ата-бабасы Һиндстан, Пакьстан, гарәп илләреннән чыккан. Сингал теленә якын булган дивехи телендә сөйләшәләр. XVII гасырдан бирле гарәп-фарсы язуына нигезләнеп эшләнгән әлифба кулланалар. Укымышлы халыкның күп өлеше гарәп, инглиз телләрен белә.

Икътисад

Икътисади өлкәнең зур өлешен туристларга хезмәт күрсәтү (28% ТМП) һәм балык тотучылык алып тора. Сәнәгый өлкәдә кием, бүләкләр, көймәләр җитештерү – мөһим тармаклар. Авыл хуҗалыгы аз үсеш алган. Азык-төлекнең күп өлеше чит илдән кертелә. һинд чикләвеге пальмасы, бананнар, яшелчәләр, икмәк агачы үстерәләр. Чит илгә балык һәм почта маркалары чыгаралар.

Демография

Мальдиваның 1961-2003нче еллардагы демографик хәле(халык саны мең кеше исәбе белән).
Мальдиваның 1961-2003нче еллардагы демографик хәле(халык саны мең кеше исәбе белән).

Мәдәният

Дин

Ислам Мальдивларда дәүләт дине булып тора. Ил конституциясе нигезендә, мөселманнар гына Мальдивлар гражданнары булырга мөмкин. Бүген утрауларның барлык төп халкы — сөнни мөселманнар. Башка дингә (исламга) күчкәнгә кадәр Мальдивларның дине Ваджраяна Буддизмы булган. Хәзер илдә ~9 мең һинд чыгышлы легаль булмаган иммигрант яши.

Сылтамалар

  • The President's Office – Republic of Maldives
  • Information Ministry
  • Wikimedia Atlas of Maldives

Read next

In 240 languages

ttаԥсшәаAcèhAfrikaansAlemannischአማርኛPangcaharagonésÆngliscअंगिकाالعربيةالدارجةمصرىঅসমীয়াasturianuаварअवधीazərbaycancaتۆرکجهбашҡортсаBasa BaliBoarischžemaitėškaBikol Centralбеларуская (тарашкевіца)беларускаяBetawiбългарскиभोजपुरीBislamaBanjarပအိုဝ်ႏဘာႏသာႏবাংলাབོད་ཡིགবিষ্ণুপ্রিয়া মণিপুরীbrezhonegbosanskiбуряадcatalàChavacano de Zamboanga閩東語 / Mìng-dĕ̤ng-ngṳ̄нохчийнCebuanoکوردیqırımtatarcačeštinakaszëbscziCymraegdanskdagbanliDeutschZazakidolnoserbskiKadazandusunडोटेलीދިވެހިބަސްཇོང་ཁΕλληνικάEnglishEsperantoespañoleestieuskaraestremeñuفارسیsuomiføroysktfrançaisarpetanNordfriiskFryskGaeilgeGagauzkriyòl gwiyannenGàidhliggalegoگیلکیAvañe'ẽगोंयची कोंकणी / Gõychi KonknniBahasa HulontaloગુજરાતીGaelgHausa客家語 / Hak-kâ-ngîHawaiʻiעבריתहिन्दीFiji HindihrvatskihornjoserbsceKreyòl ayisyenmagyarհայերենԱրեւմտահայերէնinterlinguaBahasa IndonesiaInterlingueIlokanoIdoíslenskaitaliano日本語PatoisJawaქართულიQaraqalpaqshaTaqbaylitKabɩyɛKongoKumoringқазақшаភាសាខ្មែរಕನ್ನಡ한국어къарачай-малкъарکٲشُرkurdîкомиkernowekкыргызчаLatinaLadinoLëtzebuergeschлезгиLingua Franca NovaLimburgsLigureLadinlombardlingálaລາວlietuviųlatviešuमगहीमैथिलीBasa BanyumasanMalagasyMāoriMinangkabauмакедонскиമലയാളംмонголꯃꯤꯇꯩ ꯂꯣꯟဘာသာမန်मराठीBahasa MelayuMaltiမြန်မာဘာသာمازِرونیPlattdüütschनेपालीNederlandsnorsk nynorsknorskNovialDiné bizaadoccitanlivvinkarjalaOromooଓଡ଼ିଆиронਪੰਜਾਬੀKapampanganPapiamentuPicardpolskiPiemontèisپنجابیپښتوportuguêsRuna SimiromânăрусскийрусиньскыйIkinyarwandaसंस्कृतम्саха тылаᱥᱟᱱᱛᱟᱲᱤsardusicilianuScotsسنڌيdavvisámegiellasrpskohrvatski / српскохрватскиတႆးසිංහලSimple EnglishslovenčinaslovenščinaGagana SamoaanarâškielâchiShonaSoomaaligashqipсрпски / srpskiSranantongoSiSwatiSundasvenskaKiswahiliślůnskiSakizayaதமிழ்TayalತುಳುతెలుగుtetunтоҷикӣไทยTürkmençeTagalogtolışilea faka-Tongatoki ponaTok PisinTürkçeSeediqchiTumbukaудмуртئۇيغۇرچە / Uyghurcheукраїнськаاردوoʻzbekcha / ўзбекчаvènetovepsän kel’Tiếng ViệtVolapükWinarayWolof吴语მარგალურიייִדישYorùbáVahcuenghZeêuwsⵜⴰⵎⴰⵣⵉⵖⵜ ⵜⴰⵏⴰⵡⴰⵢⵜ文言閩南語 / Bân-lâm-gí粵語中文

Text from Wikipedia, CC BY-SA 4.0 · Source article