factograf
TT

күп кардәш халыкларны берләштергән этнотелле төркем

Төрки халыклар

Төрки халыклар

Key facts

халык саны180 000 000
дәүләтТөркия
шушы чыганакларда тасвирланаБритан энциклопедиясенең XI басмасы (1910-1911)
Төрки халыклар таралуы харитасы
Төрки халыклар таралуы харитасы

Төркилә́р – күп кардәш халыкларны берләштергән этнотелле төркем. Тулаем төрки халыкларга 250 миллионан артык кеше керә.

Төрки халыклар классификациясе

Мәхмүд Кашгарый буенча төрки дөнья (XI гасыр)
Мәхмүд Кашгарый буенча төрки дөнья (XI гасыр)
Төрки һәм маңгул телле халыклар яшәүче җирләр
Төрки һәм маңгул телле халыклар яшәүче җирләр
2 images

Хәзерге тел белемендә төрки телләрнең классификацияләре гаять күп. Бу классификацияләр төрки халыкларның географик урнашуына, төп тел үзенчәлекләренә һәм тарихына нигезләнгән. Беренчеләрдән булып төрки халыкларның классификациясен 11 гасырда Мәхмүт Кашгарыйның «Диване лөгать эт-төрк» хезмәтендә бирелә. В. В. Радлов, Ю. Немет, А. Н. Самойлович, С. Е. Молов, В. А. Богородицкий, Н. А. Баскаков, Габдрахман Сәгъди кебек галимнәр дә үз классификацияләрен тәкъдим иттеләр. Хәзерге төрки тел белемендә Баскаков тәкъдим иткән түбәндәге классификация иң дөрес дип санала.

Төрки телләр үсешендә тарихи чорлар

  • Алтай чоры (хронологик чикләре билгеле түгел).
  • Хун чоры (б. э. к. 3 гасыр — б. э. 5 гасыры).
  • Борынгы төрки чор (5 гасыр — 10 гасыр).
  • Урта төрки чор (10 гасыр — 15 гасыр).
  • Яңа төрки чор (15 гасыр — безнең көннәр).

Read next

In 94 languages

Text from Wikipedia, CC BY-SA 4.0 · Source article