factograf
TT

Адриан дивары

Адриан дивары

Key facts

нигезләнү датасы122
биеклек / буй3,5m
дәүләтБөекбритания
шушы чыганакларда тасвирланаБрокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге
Адриан диварның урнашуы
Адриан диварның урнашуы
Адриан диварның тышкы күренеше
Адриан диварның тышкы күренеше
2 images

Адриан дивары (ингл. Hadrian's Wall, рус. Вал Адриана, Стена Адриана, лат. Vallum Hadriani) — 122 һәм 126 елларда Рим империясе тарафыннан төзелгән таш дивары. Адриан императоры тарафыннан җирләрне яклау максатыннан төзелде. Дивар озынлыгы — 117 км, киңлеге — 3 м, биеклеге — 5-6 м.

Антонин дивары төзелгәннән соң, Адриан дивары кирәклеге бетте, һәм ул әкреннәп җимерелде. Ләкин 209 елда Септимий Север императоры аны торгызырга әмер итте, һәм аның буенча Рим империясенең чикләрен билгеләргә кушты.

Пиктлар берничә тапкыр аңа хөҗүм иттеләр, һәм 385 елда римлылар аны калдырдылар. Бүгенге көндә аны әле кайбер җирләрдә күреп була.

Шулай ук карагыз

Викиҗыентыктагы медиафайллар?
  • Антонин дивары

Read next

In 75 languages

Text from Wikipedia, CC BY-SA 4.0 · Source article