factograf
TT

Авыл хуҗалыгы

Авыл хуҗалыгы
All data from the card 6
Әүвәлгесе
туплаучылык[d]
Башлану вакыты
8 тысячелетие до н. э.
Кайда өйрәнелә
агрономия, авыл хуҗалыгы икътисады[d] һәм сельскохозяйственные науки[d]
Нинди вики-проектка керә
Проект:Авыл хуҗалыгы[d], Проект:Кулинария[d], Проект:Табигать[d], Проект:Археология[d], Проект:Антропология[d] һәм Проект:Климат үзгәреше[d]
CIP коды
01.0000, 01.00 һәм 01
Әлеге вакыттан дп иртәрәк түгел
15 тысячелетие до н. э.
Tractor һәм Chaser bin.
Tractor һәм Chaser bin.
2 images

Авыл хуҗалыгы — халыкны азык-төлек, кулланыш кирәк-яраклары белән тәэмин итүче халык хуҗалык итүенең бер төре. Дөнья авыл хуҗалыгында якынча 1 млрд кеше мәшгуль дип санала.

Авыл хуҗалыгы белән агрономия, терлекчелек, мелиорация, үсемлекчелек, урманчылык кебек фәннәр дә тыгыз бәйләнештә тора.

Икътисадта авыл хуҗалыгының роле

Трактор белән җир эшкәртү (Швеция)
Трактор белән җир эшкәртү (Швеция)
Терлек ярдәмендә җир эшкәртү (Индонезия)
Терлек ярдәмендә җир эшкәртү (Индонезия)
2 images

Авыл хуҗалыгының роленә карап илнең алгарыш халәтен билгелиләр. Күрсәткечләр итеп авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең барлык эшкә саләтле халыктан өлешен һәм авыл хуҗалыгының ЭВП дагы өлешен исәплиләр. Бу күрсәткечләр, аеруча, үсеп килүче илләрдә югары булып тора. Бу илләрдә авыл хуҗалыгының үсеше игү, көтүлек җирләренең, терлек баш санының арттырылуы белән бирелгән, ягъни аларда, аграр илләрдә, авыл хуҗалыгын механизмлаштыру, химияләштерү һ.б. түбән дәрәҗәдә бара.

Авыл хуҗалыгы алга киткән илләргә постсәнгати Европа һәм Төньяк Америка илләре керә. Аларда авыл хуҗалыгында эшче көчләрнең бары 2-6 % гына көч куя. Аларда 20 гасырда ук авыл хуҗалыгының интенсив үсеше күзәтелә.

Мондый погрессив үзгәрешләр индустриаль илләрдә дә күзәтелә. Ләкин интенсификация бу илләрдә түбәнрәк, ә авыл хуҗалыгы эшчәннәре өлеше зуррак.

Алдынгы илләрдә авыл хуҗалыгы продукциясе кулланышка кирәкледән артып ук китә, ә аграр илләрдә киресенчә җитмичә ачлык китереп чыгара.

Җирле һәм тармакчыл үзенчәлекләр

Ява утравындагы чәй кыры
Ява утравындагы чәй кыры
Иген кыры
Иген кыры
2 images

Хуҗалык тармагы буларак авыл хуҗалыгының түбәндәге үзенчәлекләре бар:

  • Биологок законнар белән яшәүче тере организмнарның табигый һәм экономик үсешләре.
  • Җәнлекләрнең һәм үсемлекләрнең өиклик үсеше нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгының сезонлыгы.
  • Сәнәгатьтән аермалы буларак табигать, ёщм аеруча туфрак белән тыгыз бәйләнеше.

БМОның авыл хуҗалыгы оешмасы Җирдәге коры туфракның 78 %ы җир эшкәртүдә зур аырлыклар тудыра, 13 %ы түбән, 6%ы уртача, 3 %ы югары продуктивлыклы дип белдерәләр.

Бүгенге көндә коры җирнең 11 %ы эшкәртелгән һәм 24 %ы көтүлекләр булып тора.

Авыл хуҗалыгы хайваннары һәм үсемлекләренең таралышы буенча берничә термик пояслар аерыла:

  1. Салкын пояс Евразияның һәм Американың төньяк өлешләрен алып тора. Җир эшкәртелми диярлек.

Терлекчелектән боланнар һәм Якутияда атлар үрчетү генә таралган.

  1. Салкынча пояс Евразиянең, Төньяк Американың зур өлешен, Көньяк Американың көньягын алып тора. Монда соры икмәк культуралары, яшелчәләр, тамыразыклар, иртә бәрәңге үстерелә. Урыны-урыны белән җир эшкәртелә.
  2. Уртача пояс Патагонияны, Чилины, Яңа Зеландия, Тасмания утрауларын, Европаны (көньягыннан башка), Себернең һәм Ерак Көнчыгышның көньягын, Монголияны, Төньяк Кытайны, Тибетны, Көньяк Канаданы һәм АКШның төньягын били. Монда җир ныклап эшкәртелә. Эшкәртелгән җирләрнең өлеше 60–70 %ка җитә. Монда арыш, бодай, солы, арпа, киндер, бәрәңге, яшелчә, тамыразыклар, терлек үләннәре, ә көньягында кукуруз, дөге, йөзем, көнбакты, җимеш агачлары үстерәләр. Даими көтүчелек бик үсеш алмаса да, куулы көтүчелек үсештә.
  3. Җылы пояс Урта диңгез буен, АКШ, Мексика, Аргентинаның күпчелек өлешләрен, көньяк Африканы һәм Кытайны, Австралияны үз эченә ала. Монда елга ике мәртәбә уңыш җыялар: кышын- урта пояс культураларын һәм җәен- тропик беръеллыкларны (мамык) яки күпьеллыкларны (зәйтүн агачы, чәй, цитруслар, инҗир һ.б.).
  4. Эссе пояс Африканы, Көньяк Американы, Австралияне, Индонезияне, Гарәп ярымутравын, Көньяк Азияны били. Каһвә, шоколад, финик, пальма агачлары һ.б. үстерелә. Субарид зоналарда зур аз үсемлекле көтүлекләр урнашкан.

Авыл хуҗалыгы структурасы

Авыл хуҗалыгы тармаклары:

Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча илләр исемлеге

1970 - 2008 елларда авыл хуҗалгының глобальләшүе.
1970 - 2008 елларда авыл хуҗалгының глобальләшүе.

2010нчы ел нәтиҗәләре буенча.

2010 елга авыл хуҗалыгы продукциясе күләме (Номиналь)
Ранг Дәүләт Америка долларында чыгыш (млрд)
— Дөнья 3,585.829
1 599.582
— Калып:Байрак/Европа Берлеге 293.080
2 284.524
3 161.236
4 142.141
5 108.130
6 76.424
7 71.218
8 65.041
9 58.603
10 51.651
A2010 елга авыл хуҗалыгы продукциясе күләме (Сатып алуга саләтлелек паритеты(ингл.)тат.)
Ранг Дәүләт Америка долларларында (млрд)
— Дөнья 4,233.098
1 1,028.742
2 751.173
— Калып:Байрак/Европа Берлеге 273.068
3 161.236
4 157.572
5 147.700
6 113.385
7 101.348
8 92.209
9 90.052
10 88.918

Экологик проблемалар

Халык хуҗалыгының табигатькә иң зур зыян китерүче тармагы булып авыл хуҗалыгы санала. Эшчәнлек нәтиҗәсендә бик нык географик ландшафт үзгәреш кичерә. Кытайда, мәсәлән, кайчандыр субтропик урманнар, тайгалар урнашкан булган, ә Украина кырларын далалар алыштырган.

Мелиорация нәтиҗәсендә Елгаара өлкәдә зур чүлләр барлыкка килә, ә Казакъстанда һәм АКШда ком бураннары башлана. Көтүләр Африкада чүлләрне зурайта.

Аеруча Җиргә җир эшкәртү зур зыян сала:

  • табигый үсемлеләрнең кимүе,
  • туфракны күперү,
  • туфракны химк агулау,
  • мелиорация,
  • туфрак экосистемасы бозылу,
  • гумус югалу,
  • туфрак тыгызлану,
  • эрозия.

Терлечелек зыяны:

  • артык зур көтүлекләр;
  • терлечелек калдыклары.

20нче гасырдан тагын бер проблема- җирнең уңдырышсызлыгы кимү.

Экологик проблемаларны киметү юллары

  • Тегәл җир эшкәртү.
  • Туфрак саклаулы җир эшкәртү.
  • Органик авыл хуҗалыгы.
  • Хомобиотик әйләнеш.
  • Химизация.
Викиҗыентыктагы медиафайллар?
«Авыл хуҗалыгы» порталы

Тышкы сылтамалар

  • Окончательные итоги всероссийской сельскохозяйственной переписи России 2006 года 2009 елның 19 июнь көнендә архивланган
  • Агроэкологический атлас России и сопредельных государств: сельскохозяйственные растения, их вредители, болезни и сорняки 2010 елның 10 апрель көнендә архивланган
  • United Agriculture 2011 елның 8 гыйнвар көнендә архивланган

Read next

In 206 languages

ttAfrikaansAlemannischአማርኛaragonésOboloअंगिकाالعربيةمصرىঅসমীয়াasturianuअवधीAymar aruazərbaycancaتۆرکجهбашҡортсаBoarischžemaitėškaBikol Centralбеларуская (тарашкевіца)беларускаяBetawiбългарскиभोजपुरीbamanankanবাংলাབོད་ཡིགbrezhonegbosanskiбуряадcatalàCebuanoᏣᎳᎩکوردیcorsučeštinakaszëbscziчӑвашлаCymraegdanskDeutschDagaareΕλληνικάEnglishEsperantoespañoleestieuskaraestremeñuفارسیsuomivõroføroysktfɔ̀ngbèfrançaisarpetanNordfriiskfurlanFryskGaeilgeGagauzkriyòl gwiyannenGàidhliggalegoAvañe'ẽGaelgHausa客家語 / Hak-kâ-ngîעבריתहिन्दीFiji HindihrvatskiKreyòl ayisyenmagyarհայերենԱրեւմտահայերէնinterlinguaBahasa IndonesiaInterlingueIgboIlokanoIdoíslenskamedžuslovjanskyitaliano日本語PatoisJawaქართულიKabɩyɛTyapқазақшаភាសាខ្មែរಕನ್ನಡ한국어کٲشُرkurdîkernowekкыргызчаLatinaLadinoLëtzebuergeschлезгиLingua Franca NovaLugandaLimburgsLigurelombardລາວlietuviųlatgaļulatviešuमैथिलीBasa BanyumasanMinangkabauмакедонскиമലയാളംмонголဘာသာမန်मराठीBahasa MelayuMaltiMirandésမြန်မာဘာသာمازِرونیNedersaksiesPlattdüütschनेपालीनेपाल भाषाLi NihaNederlandsnorsk nynorsknorskNovialNouormandoccitanиронਪੰਜਾਬੀPälzischpolskiPiemontèisپنجابیپښتوportuguêsRuna Simiရခိုင်rumantschromânăarmãneashtiрусскийрусиньскыйIkinyarwandaसंस्कृतम्саха тылаᱥᱟᱱᱛᱟᱲᱤsardusicilianuScotsسنڌيsrpskohrvatski / српскохрватскиසිංහලSimple EnglishslovenčinaslovenščinachiShonaSoomaaligashqipсрпски / srpskiSeelterskSundasvenskaKiswahiliślůnskiSakizayaதமிழ்TayalతెలుగుtetunтоҷикӣไทยትግርኛTürkmençeTagalogtoki ponaTok PisinTürkçeXitsongachiTumbukaукраїнськаاردوoʻzbekcha / ўзбекчаvènetovepsän kel’Tiếng ViệtVolapükwalonWinaray吴语isiXhosaმარგალურიייִדיש文言閩南語 / Bân-lâm-gí粵語中文isiZulu

Text from Wikipedia, CC BY-SA 4.0 · Source article